"Муса Җәлил - балалар дусты"
Балалар бакчасы бездә кунакта.
Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә Оренбург өлкәсе, Мостафа авылында туа. Әнисе Рәхимә апа шигъри күңелле була, шигырьләр яза, җырлар чыгара. Кечкенә Мусаны тибрәтеп йоклатканда, бишек җырлары башкара.
Муса Җәлил 6 яшьтән үк укырга керә. Беренче шигырен ул 9 яшендә яза. Бәләкәй чактан үк бик зирәк, сәләтле була, рәсемнәр ясарга, уйнарга ярата. Бергәләп Муса Җәлилинең балалар өчен язган шигырьләрен укыдык.