Девятернинская сельская библиотека - филиал № 11

"Пионерлар - Алар - тере тарих"

19 май - Пионерия туган көн

Галстуклы еллар - күңел түрендә

Бүген - үткәннәрнең якты хатирәсе булып күңелдә калган пионер оешмасы төзелүгә 100 ел. Тарихка күз салсак, 1922 елда Мәскәү урамнарында тигез сафларга тезелгән кызыл галстуклы балалар күренә башлый. Болар беренче пионер отрядлары була. Шушы елның 19 маенда комсомолның икенче Бөтенроссия съезды пионер оешмалары төзү турында карар кабул итә. Аның нигезендә барлык шәһәрләрдә, авылларда пионер оешмалары төзелә башлый.

Әлеге истәлекле көн уңаеннан без дә элекке пионервожатыйлар белән хәтер яңартып алырга, аларны кызыл галстуклы яшьлек елларына алып кайтырга булдык.