«Язлар безгә Җиңү алып килде»
1945 елның маенда кешелек тарихындагы иң авыр һәм иң куркыныч сугыш тәмамланды. 9 Май - илебез халкы өчен тантана көне.
Бөек Ватан сугышында катнашкан һәр солдатның исеме Россия һәм бөтен кешелек тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Быел без Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итәбез. Совет халкы күрсәткән батырлыклар еллар узу белән тоныкланмый, киресенчә, аның бөеклеген без тагын да ныграк аңлый барабыз.
Җиңү бәйрәме - ул шатлыклы күз яшьләре, бу көн һәр гаилә кадерләп саклый торган хәтер. Ул безне тагын да берләштерә һәм бернинди сынаулар алдында да югалып калмаска өйрәтә. Безнең бурыч - Җиңүнең нинди бәягә яуланганын аңлау, Ватан азатлыгы өчен башын салганнарны онытмау, арабызда яшәүче ветераннар турында кайгырту.
Бүген сезнең алда баш иябез, хөрмәтле ветераннар. Безгә тыныч тормыш бүләк иткәнегез, туган җиребезне яратырга, аны сакларга өйрәткәнегез өчен мең рәхмәт.
Яу кырларында ятып калганнарның исемнәре безнең хәтерләрдә мәңге сакланыр.
Бөек Җиңү көне белән котлап, барыгызга да тынычлык, бәхет-шатлык, сәламәтлек телибез.