Девятернинская сельская библиотека - филиал № 11

Тукай безнең күңелләрдә.

Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә, хәзерге Арча районы Кушлавыч авылында, Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә.Габдуллага 4 ай булганда — әтисе, 3 яшь тә 9 ай чагында әнисе Мәмдүдә вафат була.
Шуннан соң шагыйрьнең газаплы, авыр тормышы башлана: кулдан-кулга, авылдан-авылга йөрү, ятимлек, фәкыйрьлек, кимсетелүләргә карамастан халыккак бай әдәбият калдырды.

Әле укый белмәсәк тә,

“Туган тел”не җырлыйбыз.

Бу Тукай абый бүләге,

Иң гүзәл бер җыр, дибез.

Әкияләрен сөйләп, тыңлап,

Телләребез ачыла.

“Су анасы”, “Шүрәле”ләр –

Безнең дуслар барысы да.

Нинди таныш моңлы көй бу,

Тукай җыры “Туган тел”?

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе “Туган тел”.

 Бәйрәм “Туган тел” җырын башкарып тәмамланды.