Центральная библиотека

Көрәшкә бирелгән тормыш

2026 нчы елның 15 нче февралендә күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тула. Муса Җәлилнең төрле телләрдә басылып чыккан шигырьләре бөтен дөньяга танылды. Татар шагыйрьләреннән беренчеләрдән булып ул 1957 нче елда «Моабит дәфтәрләре» дип аталган шигырьләр циклы өчен Ленин исемендәге премия белән бүләкләнде. Шагыйрьнең шушы зур юбилее уңаеннан Балык Бистәсе районы Үзәк китапханәсенең халыкка хезмәт күрсәтү бүлегедә «Көрәшкә бирелгән тормыш» дип аталган китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәдә куелган  китаплар арасында Муса Җәлилнең рус һәм татар телләрендә дөнья күргән әсәрләре, шагыйрьнең иҗаты һәм тормышы, якыннарының, дусларының истәлекләре, аның батырлыгы турында  фәнни хезмәтләр, Җәлил образын рәсем һәм музыка сәнгатендә чагылдырган басмалар урын алган.

15 февраля 2026 года исполняется 120 лет со дня рождения выдающегося татарского поэта, Героя Советского Союза Мусы Джалиля. Стихи Мусы Джалиля, изданные на разных языках, получили мировую известность. Первым из татарских поэтов он был награжден Ленинской премией в 1957 году за цикл стихов «Моабит дәфтәрләре» ("Моабитские тетради"). В связи с большим юбилеем поэта в отделе обслуживания населения Центральной библиотеки Рыбно-Слободского района открылась книжная выставка «Жизнь, отданная борьбе». Среди книг, представленных на выставке, - произведения Мусы Джалиля на русском и татарском языках, научные труды о творчестве и жизни поэта, воспоминания близких, друзей, о его подвиге, издания, отражающие образ Джалиля в живописи и музыке.