Туган як тарихы
«Пушкин картасы» проектын тормышка ашыру кысаларында 10 сентябрь көнне Балык Бистәсе районы үзәк китапханәсенең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре 1 нче гимназия укучылары белән якташыбыз, татар язучысы, тарихчы Нурулла Гарифка 65 яшь тулуга багышланган «Туган як тарихы» исемле тарихи сәгать үткәрделәр. Кичә башында китапханәче язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, язучы бүләк иткән,яңа гына басылып чыккан китаплары белән таныштырды. Чарага язучы үзе чакырылган иде һәм ул Балык Бистәсе районынында элек нинди халыклар яшәве, татар халкының мәдәнияте һәм районыбызда нинди тарихи урыннар булуы турында сөйләде. Укучылар тын да алмыйча тыңладылар. Бу язучының иҗаты белән якыннан танышу өчен менә дигән мөмкинчелек иде. Шулай ук «Төгәллек һәм кыскалык» китап күргәзмәсе оештырылды, аның янында күзәтү ясалды.