Бессмертие
22 июнь-Хәтер һәм кайгы көне. Бу Россия тарихында иң кайгылы даталарның берсе. Бу көн сугышларда һәлак булганнар, фашистлар әсирлегендә газапланганнар, тылда ачлыктан һәм мохтаҗлыктан үлгәннәр турында искә төшерә. Ул кырыс елларда Ватаныбызны саклап, үз гомерләре бәрабәренә изге бурычын үтәгән һәркем өчен без кайгырабыз. Хәтер һәм кайгы көне алдыннан Үзәк китапханәдә якташ язучыларыбыз Вазыйх Фатыйхов һәм Ильфар Габрахмановның «Үлемсезлек», дип аталган җыентыгын тәкъдир итү кичәсе узды. Әлеге җыентык Бөек Ватан сугышында фашист илбасарларын җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан иҗат ителде. Китап, нигезендә, Алекасандр Матросов батырлыгын кабатлаган якташларыбыз, легендар каһарман егетебез Барый Шәвәлиев батырлыгына багышланганбулса да, анда төрле сугышларда илебез азатлыгы өчен көрәшкән татарстанлылар, балыкбистәлеләр, матросовчылар турында тарихи истәлекләр урын алган. Чарада катнашучылар игътибарына «Танышыгыз - китапханәдә яңа китап» күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чара «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
22 июня - День памяти и скорби. Это одна из самых печальных дат в истории России. Этот день напоминает обо всех погибших в боях, замученных в фашистской неволе, умерших в тылу от голода и лишений. Мы скорбим по всем, кто ценой своей жизни выполнил святой долг, защищая в те суровые годы наше Отечество. В преддверии Дня памяти и скорби в центральной библиотеке провели презентацию книги «Бессмертие», наших земляков писателей Вазыйх Фатыйхова и Ильфар Габрахманова. Сборник был издан к 80-летию Победы в Великой Отечественной войне. Книга посвящена подвигу нашего земляка, легендарного героя Барыя Шавалеева, повторившего подвиг Александра Матросова, а также содержит исторические воспоминания о татарстанцах, рыбнослободцах, матросовцах, сражавшихся за свободу страны в различных войнах. Вниманию участников мероприятия была представлена выставка «Знакомьтесь – в библиотеке новая книга». Мероприятие завершилось песней «Туган тел».