“Туган Тел-безнең байлыгыбыз"
26 апрель-Татарстан Республикасында Туган тел көне. Халыкара туган тел көнен бәйрәм итү кысаларында 26 апрель көнне Балык Бистәсе районы үзәк китапханәсенең халыкка хезмәт күрсәтү бүлегендә “Туган Тел-безнең байлыгыбыз” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Татарстанның дәүләт телләре һәм республикадагы башка телләр турында Татарстан Республикасы Законы, тел белеме буенча дәреслек; аңлатмалы сүзлек; канатлы сүзләр сүзлеге; лингвистик сүзлек; рус теленең синонимнары, антонимнары сүзлеге китап укучыларга тәкъдим ителде. Шулай ук күргәзмәгә күзәтү ясалды.
26 апреля- День родного языка в Республике Татарстан. В рамках празднования Международного дня родного языка 26 апреля в отделе обслуживания центральной библиотеки была организована книжная выставка под названием «Родной язык-наше богатство». На выставке представлены Закон Республики Татарстан о государственных языках Татарстана и других языках в республике, учебник по языкознанию; толковый словарь; словари крылатых слов; лингвистический словарь; словарь синонимов, антонимов русского языка; самоучитель по татарскому языку. А также был проведен обзор выставки.