“Татар хатыны ниләр күрми”
Рауза Көтдүс кызы Хәйретдинова 1928 елның 31 гыйнварында Балык Бистәсе районы Яңа Ырга авылында туа. Әнисе Бибисара моңлы итеп җырлый, ә әтисе гармунда уйный. Авыл укытучылары еш кына концертлар спектакльләр куйганнар. М. Фәйзинең “Галиябану”ында әнисе Галиябану ролен бик яратып башкара. Рауза да җырга кечкенәдән бик һәвәс була, балачактан ук театр белән”җенләнә” башлый.1946 елда Г.Камал театры каршында ачылган студиягә укырга керә.Укыганда ук сәхнәдә уйный башлый.1948 елда ул Г. Камал театрына эшкә килә.Ул җырлы рольләргә гашыйк була, истә калырлык оста итеп башкара. Рауза Хәйретдинова “Зәңгәр шәл”дә Мәйсәрәне 15 ел буе уйный. Г.Ибрагимовның “Татар хатыны ниләр күрми” драмасындагы Галиябануны тамашачылар зур тетрәнү белән карыйлар. Башкарган рольләре: Мәйсәрә-“Зәңгәр шәл”(К.Тинчурин), Хәдичә-“Гүзәлем-әсәл” (Ч.Айтматов),Гөлбикә-“Таң атканда” (Ш.Шаһвали),Клеопатра - “Дошманнар” (М. Горький ), Сәрби- Һиҗрәт”, Рәмзия - “Күк капусы ачылса”, Фатыйма - “Талак-талак” (Х.Вахит), Волчанская - “Рәхәт яшибез” (М.Гыйләҗев) Һ.б.
Балык Бистәсе районы Үзәк китапханәсенең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, якташ артисткабыз Рауза Хәйретдинованың тууына 95 ел тулуга карата “Татар хатыны ниләр күрми” – дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләделәр.
Наша землячка, артистка Рауза Кутдусовна Хайрутдинова родилась 31 января 1928 года в деревне Новая Ырга Рыбно-Слободского района. Мать Бибисара мелодично пела, а отец играл на гармошке.Сельские учителя часто давали концерты и ставили спектакли. С любовью исполняет роль матери Галиябану в “Галиябану”М. Файзи. Роза с детства увлекалась пением, с детства была ”одержима” театром. В 1946 году поступил в студию, открытую при Театре имени Г.Камала. Еще во время учебы начал играть на сцене. В 1948 году он пришла работать в театр имени Г.Камала. Она влюбилась в певческие роли, исполняла их с незабываемым мастерством. Сотрудники отдела обслуживания населения Центральной библиотеки Рыбно - Слободского района к 95-летию со дня рождения нашей землячки-артистки Раузы Хайрутдиновой подготовили книжную выставку “Татар хатыны ниләр күрми” и провели обзор.