Больше-Елгинская сельская библиотека - филиал № 9

Кошлар - безнең дусларыбыз

1 апрель - Халыкара кошлар көне. Олы Елга  авылы китапханәсендә дә укучылар белән « Кошлар – безнең дусларыбыз » дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде.  Балалар кошлар турында шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, кроссвордлар чиштеләр, мәкаль һәм әйтемнәрне искә алдылар, әдәби викторина сорауларына да бик теләп җавап бирделәр. Кичә ахырында иң матур кош рәсеме ясаучы укучылар билгеләнде һәм катнашучыларның барсына да бүләкләр таратылды.