«Җиңүгә һәм хәтергә 30 ел»
Сугыш — куркыныч сүз... Тыныч тормышта башланган сугышлар тагы да куркынычрак. Кырык ел элек меңләгән яшь хәрбиләргә үзләренең интернациональ бурычларын үтәү өчен Әфганстан территориясендә күтәрелгән конфликтларда катнашырга туры килде. Олы Елгадан да алты авылдашыбыз үзләренең интернациональ бурычларын Әфганстан җирендә үтәделәр. Бүгенге көндә барысы да үрнәк гайләләр булып авылда яшиләр. Тарихи дата уңаеннан «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге, ТР хәрби комиссариаты, Республика балалар китапханәсе яшүсмерләр өчен «Җиңүгә һәм хәтергә 30 ел» дип аталган конкурс игълан итте. Бу конкурста алты укучы: Сибгатуллина Голсәрия – 8 класс, Шайхутдинов Әмир – 6 класс,Яфизова Алсинә, Бадрутдинова Динара – 6 класс, Галиева Язилә – 5 класс, Султанова Гөлфинә – 5 класс катнашып дипломга лаек булдылар.Укуларында зур уңышлар телибез.