Мөхәммәт Вәли улы Галиевның тууына - 130 ел
Язучы һәм галим Мөхәммәт Вәли улы Галиевның тууына - 130 ел.Ул 1893 нче елның 24 мартында Казан губернасы Лаеш өязе Масловка волосте Олы Елга авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә.Ул бик тансык һәм төпчек бала була, шунлыктан кадер - хөрмәттә үсә. Вәли мулланың 9 баласы була, шулардан 3 баласы гына исән- сау үсәләр. Әтисе мулла, әнисе абыстай булганлыктан, уку кечкенә Мөхәммәт өчен авырлык тудырмый. Беренче сабакларын әтисеннән алганнан соң, зиһенле малай алты яшеннән әнисе укыткан кызлар арасына кереп гыйлем өсти, бераз үсә төшкәч мәктәп сукмагын таптый башлый.
Авыл мәктәбендә ике ел укыганнан соң, Мөхәммәтне Олы Елгадан 60 чакрымдагы”Сатыш” мәдрәсәсенә (хәзерге ТР Саба районыСатыш авылы) бирәләр. Ул монда бөтен көчен биреп төрле фәннәрне үзләштерә.
1912 елдан 1915 елга кадәр Оренбургтагы “Хөсәения”мәдрәсәсендә белем ала. Ул Беренче бөтендөнья сугышында катнаша.
Октябрь вакыйгаларыннан соң М.Гали ике ел үз авылларындагы башлангыч мәктәптә балалар укыта. 1919 елның башында Казанга килеп, Мәркәз мөселман Хәрби коллегиясе тарафыннан чыгарылган “Кызыл Армия" газетасы редакциясенә корректор булып эшкә урнаша.Аннары шул ук редакциядә әдәби хезмәткәр, җаваплы сәркәтип һәм газетаның редколлегия вазыйфаларын башкара. 1921 елның җәеннән ”Татарстан хәбәрләре”, соңрак ”Безнең байрак”, ә 1926 елда “Крәстиян гәзите” редакциясенә күчеп, алты ел шунда әдәби хезмәткәр булып эшли. 1931 елда М.Гали Казан университетының география факультетына укырга керә, укуын уңышлы тәмамлагач (1933), берникадәр вакыт Казан педагогия институтының география кафедрасында ассистент булып хезмәт итә, рабфакта, Казан техникумнарында география фәненнән дәресләр бирә, совет партия мәктәбендә, марксизм – ленинизм институтларында укыта. Шулай ук педагогия институтында физик һәм икътисади географиянең мөстәкыйль курсларын алып бара, студентлар белән практика үткәрә. Бу фән буенча кандидатлык диссертациясе дә яза
География мөгаллиме дистәләгән очерк, хикәя, повесть, мәкалә, драма әсәрләре яза. Көндәлек матбугатта һәм нәшриятта үзәк позицияләрне били.
1937 – 1939 елларда М. Галине аңлашылмаган сәбәпләр аркасында, кандидатлык диссертациясен якларга йөргән көннәрдә, аны педагогия институтын һәм укыту эшчәнлеген калдырып китәргә мәҗбүр итәләр.
1939 елдан М.Гали тулысынча язучы булып китә. Аның “М.Гали хикәяләре”, “Г.Камал –тормышы, иҗаты, татар әдәбиятында һәм гомүмән татар культурасында тоткан урыны” дигән китаплары басыла.
1946 елдан узен тикшеренүче – галим сыйфатында сыный. Бу елларда ул СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалында әдәбият секторының кулъязма бүлеге мөдире вазифасын башкара, татар әдәби мирасын барлау буенча күп кенә фәнни эшләр иҗат итә. Бер елдан М.Галине әдәбият бүлегенең фәнни хезмәткәре дәрәҗәсенә күтәрәләр. Монда ул 70 ләп гыйльми эш башкара. Үзенең хезмәтләрендә 19 – 20 йөз башы татар әдәбияты тарихы, Г. Каргалый, Г. Утыз Имәни, Г. Курсави, Акмулла, Г. Тукай, Дәрдемәнд, К.Камал, С.Рәмиев, Ш.Камал, М.Гафуриның тормыш юлларын һәм иҗатларын яктырта.