"Татар малае, татар кызчыгы-2023"
1 март көнне Балык Бистәсе район мәдәният йортында районыбызның Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе Илвера Касыймова һәм «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәхимә Габдулхановна тарафыннан оештырылган "Татар малае, татар кызчыгы-2023" бәйгесе узды. Бу бәйгедә авылыбызның "Умырзая" балалар бакчасына йөрүче нәни кызларыбыз Мингалиева Ильвина, Закирова Фәридә катнашты (җитәкче апалары Сибгатуллина Раушания Зиятдиновна). Шушындый талантлы сабыйларыбыз, аларны өйрәтүче әти-әниләре, әби-бабалары, тәрбияче апалары барында, туган телебез, милли гореф - гадәтләребез югалмас. Илләребез тыныч, барыбыз да сау-сәламәт булыйк.