«Бүләгем»
Олы Елга авыл китапханәсе язучы Рафаил Шәкүр улы Газизовка 75 яшь тулу уңаеннан әдәби сәгать үткәрде, китап күргәзмәсе оештырды. Язучы 1947 елның 26 апреле, Мамадыш районы, Кече Кирмән авылында туа. Язучы, шагыйрь, укытучы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (1992 елдан), Татарстанның атказанган укытучысы (1994), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2007).
Шигъри һәм чәчмә әсәрләрендә авыл тормышын, авыл кешеләренең уй-хисләрен, эчке дөньясын чагылдыра. «Бөре керфекләре», «Җиләкле алан» (1988), «Чөгендер хикмәтләре» (1990), «Хат» (1994), «Түбән оч малайлары» (1998), «Кичер, кичерә алсаң» (1998), «Ак болыт» (2003), «Бүләгем» (2003) - Һ. К. Андерсен дипломына лаек була, «Чакматаш» (2004), «Яшен ташы» (2007), «Бердәнбер» (2012), «Тәрәзәләр» (2014), «Саумы, болын» (2016), «Ачык тәрәзәләр» (2017) - «Елның иң укылган китабы», «Күрше кызы» (2018) һ. б. китаплары нәшер ителгән. Мамадыш төбәге энциклопедиясе булган «Мамадышым – язмышым» (2005), «Мамадыш – судьба моя» (2007) китапларының баш мөхәррире була. Остазлары итеп Шәйхи Маннур, Илдар Юзеев, Зөлфәт, Гариф Ахунов, Туфан Миңнуллинны саный.
Билгеле татар җырчылары ИлСаф, Азат Тимершәех, Илдар Әхмәтовлар башкара торган «Тәрәзәләр-әни күзләре», «Бездә, тик бездә генә», «Мамадыш - гүзәл кала» (көйләрен Вәсим Әхмәтшин язган), «Татлы сагыш», «Кирмән башы» (көйләрен Илгиз Закиров язган), «Сине көтәм» (Айдар Тимербаев көе), «Шомырт» (Роберт Газизов көе) һ. б. популяр җырлар авторы.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре:
• 1988 — РСФСР халык мәгарифе отличнигы
• 1994 — Татарстанның атказанган укытучысы
• 1991 — Шәйхи Маннур исемендәге премия (Мамадыш районы)
• 2003 — Фатих Хөсни исемендәге премия (ТР язучылар берлеге)
• 2005 — «Казанның меңьеллыгы истәлеге» медале
• 2006 — Һ. Х. Андерсен исемендәге халыкара Диплом
• 2007 — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
• 2014 — «Мамадыш районы каршындагы казанышлар өчен» медале