Больше-Елгинская сельская библиотека - филиал № 9

"Авыл күрке - мәчет"

Изге Рамазан ае мөбарәк булсын!!!
Олы Елга авыл китапханәсе Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан "Авыл күрке - мәчет" дип исемләнгән онлайн экскурсия тәкъдим итә.
Казаклар авылы мәчете 1786 елны салынган. Яна урынга 1897 елны күчереп салына. Авылның беренче мулласы Рәхмәтулла бабай була. Иң авыр колхозлаштыру чорында да мәчетнең манарасы сакланып кала, әмма күп еллар колхозның склады булып тора.
1981-82 елларда Габдулкадыйр абый Вәлиулла улы мәчетне төзәтергә алына. Ремонт эшләре тәмамлангач, 1982 елның ноябрь аенда имам Габдулкаюм абый белән авыл картлары бергә намаз укыйлар. 1986 елны имам-хатыйп вазыйфасы Габдулкадыйр абыйга тапшырыла.
1997 елның 6 июнендә авылыбызда яңа мәчет ачыла. Хәзерге вакытта, Кадыйр абый олыгаю сәбәпле, имам вазыйфасын Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлаган
Хөсәенов Юныс Мирзагабдулла улына тапшырды. Бүгенгесе көндә ул авылыбыз мәчетендә Коръән укырга өйрәтү дәресләре алып бара. Укырга 5 шәкерт йөри.
#Большеелгинскаясельскаябиблиотека
#ОлыЕлгаавылкитапханәсе
#1100летпринятияисламаволжскойбулгарией
#рыбнаяслобода