Больше-Елгинская сельская библиотека - филиал № 9

Ватаным сагында

Һәр ир-егетнең үз Ватаны алдында изге һәм мактаулы бурычы бар. Ул - армия сафларында хезмәт итү. Хәзерге вакытта авылдашыбыз Сибгатуллин Нәфкәть  Фәрһәд улы Россия армия сафларында хезмәт итә. Нәфкәть 2001 елның 19 сентярендә Балык Бистәсе районы Олы Елга авылында туа. Олы Елга гомуми белем биру мәктәбенең 9 нчы  сыйныфын тәмамлап, Лаеш техник - икътисад техникумына укырга керә. Өч ел белем алганнан соң, 2021 елның 25 июнендә армия сафларына китә. Башта 5 ай Мәскәу арты Наро-Фоминск шәһәрендә 190 нчы Хәрби поварлар мәктәбендә поварлыкка укый, соңыннан Белгород өлкәсе Валуйки шәһәренә, 54708 нче хәрби частька күчерелә. “Армиядә хезмәт итү үз-үзеңне сынар өчен, читтә чыныгу алу өчен кирәк. Дөньяга караш та үзгәрә, туган-якның кадерен аңлыйсын.” - ди ул үзе. Нәфкәтькә  хәрби бурычын намус белән үтәп , әти- әнисен сөендереп исән- сау хезмәт итеп кайтуын телибез