"Без әле шулай яшибез"
Якташыбыз, язучы, шагыйрь Мансур Мәгъсум улы Шаһимәрдәновка 70 яшь.
Мансур Шаһимәрдәнов 1951 елның 27 нче октябрендә Балык Бистәсе районы Кече Әшнәк авылында туа. Озак та үтми гайләләре белән Олы Елга авылына күчеп киләләр. Мансур Шаһимәрдәнов башта Олы Елга сигезьеллык мәктәбен, Лаеш районы Державино авылында ун классны тәмамлый. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан кооператив техникумында белем ала. Мансур Шаһимәрдәнов яшьтән үк әдәбиятны, сәнгатьне үз итә.
"Кеше күңеле - карурман" повесте проза әсәрләреннән иң беренчесе, күләмлесе. Хикәяләре, газета-журнал битләрендә даими рәвештә басыла. Якташыбызга алга таба да иҗат уңышлары теләп, яңа әсәрләрен көтеп калабыз.
Большеелгинская сельская библиотека предлагает информминутку "Без әле шулай яшибез" приуроченное к 70 летию писателя, поэта уроженца нашего села Мансура Магъсумовича Шагимарданова.