Читаем фольклор
в рамках года родного языка и народного единства в Большеелгинской сельской библиотеке провели познавательный час "Устное народное творчество". Оформили книжную выставку "Фольклор - душа народа".
Олы Елга авыл китапханәсе Татарстан Республикасында "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Балык Бистәсе Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы оештырган "Фольклор укыйбыз" марафонында катнашты. Шул уңайдан китапханәдә "Без - табигать дуслары" клубына йөрүче Олы Елга авылы гомүми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укучылары белән татар халкының әкият, табышмак, бәет, мөнәҗәтләре, тизәйткечләрен укыдык.