Больше-Елгинская сельская библиотека - филиал № 9

"Сугыш чоры балаларын барлыйбыз"

Сугыш...Күпме кешенең уй-хыялларын чәлпәрәмә китергән... Быел Бөек Җиңүгә 75 ел. Шул уңайдан без сугыш чоры балаларын барлыйбыз. Бүген бездә кунакта Галиева Маһирә апа. Аларның бала чаклары булмаган, ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз очрашканнар, күбесе ӘТИ диеп әйтергә тилмереп үскәннәр.Тик яшәү дәверендә никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар, уфтанмыйча, яшәүләрен дәвам итәләр. Ә күңелләрендә бер генә теләк:" Дөньяларыбыз тыныч булсын, киләсе буын сугыш афәтләрен күрмәсен!"