"Изгеләр " территориясен ремонтлау
Әлхәмдүлилләһи! Сабантуйларын үткәреп җибәрүгә, авылыбызның бик борынгыдан килгән йоласы " Изгеләр ашы" бәйрәменә әзерлек эшләрен башлап җибәрде хәзрәтебез Габдуллин Ринат Хәмит улы.
Аллага шөкер без һәрвакыттагыча бик теләп ярдәм итәбез.Шушы Изгеләр өстен матурларга , төзекләндерергә шушы авылдан туып- үсеп чыккан, бүгенгесе көндә Казан шәһәрендә яшәүче Хәйруллин Фәнис Миневәли улы материаллар, такталар, буялар, нәрсә кирәк барсы белән дә ярдәм итте.Шушы изге эшләре өчен Аллаһның рәхмәтләре булсын.Саулыгын - сәламәтлеген, озын , тигез , парлы гомерләрен насыйп итсен. Ике дөнья рәхәтен, дәрәҗәсен бирсен Раббым.Ул авылыбызга гел ярдәм итеп тора.Бөтен авыл халкы белән бик рәхмәтле без аңар.
Ринат хәзрәттә авыр операциядән кайтуына карамастан һаман хезмәттә , авыл өчен булсын, яхшы булсын дип тырышып йори. Зәйнуллин Булат, Фәнис абыйсы белән сөйләшеп , планлаштырып тора.
Материалларны Казаннан ике көн йөреп , үзенең машинасы белән Гайнутдинов Ильгизәр алып кайтып бирде, төяргә улым Булат белән Мубаракшин Динар бардылар.Барыгызның да йөргән аяклары савапка булсын.
Кайткан материалларны эш итәргә дә кирәк бит әле.Өстәлен, эскәмиясен, баскычларын.Аллаһның рәхмәте тагын шул Ринат хәзрәтнең сүзен тыңлап, эштән соң булсада ярдәмгә килделәр:
Каримов Ринат, хәләлем Марат, такталарны шомартып, лаклап , чебендә таеп егылырлык итеп эшкәртүче Габдулкабиров Мансур абый, улым Булат үзе эшли торган авылдан , сварка белән эшләр өчен генераторын да алып кайтты.
Беренче көнне буярга килгәндә, өч төрле буявын агын да , яшелендә, таудан тотынып менә торган баскычларын буярга Мубаракшина Гөлчәчәк хәер булсын, Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен булсын дип алып килде.
Без буячылар хәзрәтнең хәләл җефете Габдуллина Әнисә. Гөлчәчәк, киленем Минзәлия һәм мин.Кемнәрнең хезмәте кергән, булышканнарыбыз Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен булсын, әҗер - савапларын күп итеп язсын. Ике дөньялыгыбыз өчен булсын.Әмин.
30 июнь көнне булачак "Изгеләр ашы"бәйрәменә чакырып - көтеп калабыз.