#ӘдәбиМизгел #КӨНБАГЫШДИҢГЕЗЕ...
#ӘдәбиМизгел
#КӨНБАГЫШДИҢГЕЗЕ...
Көнбагышлар басуына бардык,
Күреп кайттык сары диңгезне.
Нинди диңгез инде, дисезме сез,
Нинди булсын- кояш диңгезе...
Сихерләнгән кебек басып тордык
Сокланудан, ул матурлыктан...
Күңелләргә кояш нуры тулды,
Күздән яшьләр чыкты шатлыктан...
Дуслар, кәефегез төшеп китсә,
Сары диңгезләрне күрегез.
Хыял корабларына утырып
Диңгез буйлап йөзеп йөрегез...
Аптыраудан сизми калырсыз сез...
Елмаюдан балкыр йөзегез.
Иң бәхетле кеше мин икән дип
Уйлап куярсыз сез үзегез.
Ә бәлки, җырлап та җибәрерсез,
Хисләр ташып, күңел тулудан...
Бәхет нидән тора дип уйлыйсыз?
Көнбагышлы диңгез булудан...