#ӘдәбиМизгел #ВазыйхФатыйхов
#ӘдәбиМизгел
#ВазыйхФатыйхов
#ИскеАрышавылыКитапханәсе
#ВолонтерыКультуры
Көтәсеңдер сыман һаман да
Шул юллардан узам , сукмаклардан,
Тирәкләрдән, инеш яныннан.
Көтәсеңдер кебек сусап-сусап,
Көтәсеңдер кебек һаман да.
Тал бөресен җыям учларыма,
Таллар серен килә чишәсем.
Алардагын көтә сыман безне,
Көтә сыман кичен, иртәсен.
Хәтерлисең микән, икәү бергә
Күбәләкләр куып йөгердек.
Чәчәкләргә ятып ял алганда,
Сөю хушисенә күмелдек.
Хәтерлисең микән, чәчләреңнән
Сыйпаганда тынсыз калганың?!
Ә мин ул мизгелне һич онытмыйм,
Шул күзләргә гашыйк калганым!
Җыйган идек хыял тәкыясын,
Һәрбер таҗын барлап, пар итеп.
Бүген басып торам моңсуланып ,
Бары да бар, бары җан китек?!