Гатауллин Раил Мәүлет улының туган көне
“Татнетны үстерү фонды”ының башкаручы директоры Раил Гатауллин туган көнен билгеләп үтә
1 март - җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" оешмасы директоры, "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган җәмгыятенең башкаручы директоры, "Белем" радиосының җитәкчесе Гатауллин Раил Мәүлет улының туган көне!
1977 елның 1 мартында Татарстан Республикасы Кукмара районының Мәмәшир авылында туган.
1994 елда Мәмәшир урта мәктәбен алтын медаль белән тәмамлый.
1994-1999 елларда Казан дәүләт педагогика университетында “Татар мәктәпләрендә физика һәм информатика укытучысы” белгечлеге буенча югары белем ала.
2005 елның яз аенда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгарифне мәгълүматлаштыру бүлеген җитәкләргә чакырыла, бер ел дәвамында диярлек республиканың мәгълүматлаштыру юнәлешен җитәкли, мәктәпләргә интернет кертү, мәгълүмати технологияләр буенча укытучыларның белемнәрен күтәрү, мәктәпләрне һәм мәктәп китапханәләрен компьютерлар һәм заманча технологияләр белән тәэмин итү юнәлешендә эшләрне җитәкли.
2007 елда “Белем.ру” интернет-порталын (http://belem.ru) оештырып җибәрә, шул ук исемдәге оешмага нигез сала һәм җитәкли. “Белем.ру” оешмасы бүгенге көндә дә татар интернетын, татар мәгълүмати технологияләрен формалаштыру, интернет челтәрендә татар мәгарифен үстерү һәм ныгыту юнәлешендә актив эш алып бара.
2013 елда "Татнетны үстерү фонды" коммерцияле булмаган җәмгыятенә нигез сала һәм аны җитәкли, интернет челтәренең татар сегментын ныгыту өстендә эш алып бара башлый.
2022 елдан - "Белем" радиосының җитәкчесе.