Район үзәге мәчетендә " Хиҗаб көне" уңаеннан уздырылган дини - мәҗлес
Кичә 1февраль көнне район үзәге мәчетендә " Хиҗаб көне" уңаеннан уздырылган дини - мәҗлес чарасында катнашып кайттык.
Өлкән абыстаебыз Асия апа Абдулловнаның вәгазьләреннән күңелләр тулып, күзләргә яшь тамчылары килде.
Дини мәҗлес мөнәҗәтләр әйтү белән дәвам итте.Аллаһ Тәгаләне, пәйгамбәребезне зурлап мөнәҗәтләр укылды.
Яулыклар ябу буенча мастер-класс оештырылган иде.Ничек итеп мөселманнарча, дөрес итеп яулык ябу серләренә яшь кенә булуына карамастан Гөлнара ханым өйрәтте.
Матур итеп мавыктыргыч итеп оештырып, алып баручы Иделия Гумәр кызына Аллаһның рәхмәтләре булсын.
Без бу дини мәҗлестән шуның кадәр көч алып, рухи азык алып Аллаһ Тәгаләбезгә рәхмәтле булып таралыштык.
Мондый дини - мәҗлесләр ешрак оештырылсын дигән теләктә калабыз.
#миллимәдәниятләрһәмгореф-гадәтләрелы
#үзәкмәчет
#балыкбистәсе
#рыбнаяслобода
#ИскеАрышавылыКитапханәсе
#ВолонтерыКультуры