#МатурСүз #ӘдәбиМизгел
#МатурСүз
#ӘдәбиМизгел
Ана күңеле һаман балада шул,
Бала күңеле никтер далада.
Үз баласын бары ана аңлый
Кошчыгыдай озатып кала да.
Баласыдай назлый ул гөлләрен,
Газизләрен озатып кала да.
Үзалдына ялгыз нидер җырлый,
Якты моңы өйгә тарала.
Ялгызлыкта ятим балаларын
Үстергәнен искә ала да,
Тыңлый ана, бары гөлләр җырлый:
"Бала күңеле, - диеп, - далада".
Балалардай тезелешеп кайткан
Кыр казларын каршы алганда,
Кошкайлары тавыш биреп уза:
"Ана күңеле, - диеп, - балада...'
#НаилТөхфәтуллов
#ИскеАрышввылКитапханәсе
#ВолонтерыКультуры