#МатурСүз
#ӘдәбиМизгел
Шактый гомеребез үтә юлда,
Кайтабыз да чыгып китәбез.
Карашларны төбәп еракларга,
Чакрым-чакрым юллар үтәбез.
Кайтыр юлга карап, күзне алмый,
Якыннарны зарыгып көтәбез.
Араларда киртә - шул ук юллар,
Юл кушылса гына бергә без.
Кеше гомерләре юллар кебек,
Бормаланым илтә еракка.
Дога кылып чыгыйк сәфәрләргә,
Исән-имин йөрик юлларда.
Эльвира Ахметова шигыре
Гүзәл Зиятдинова укыды https://vk.com/st_arysh_bibl_f29?w=wall138548609_9149%2Fall
#СтароАрышскаяСБФ29
#ИскеАрышавылКитапханәсе
#ВолонтерыКультуры
- Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42218039-25/
- Телефон: +79179305381
- E-mail: ryb.bibl29@tatar.ru
- Адрес: 422655 РТ, Рыбно-Слободский район, д.Старый Арыш, ул.Центральная, д.23а