Старо-Арышская сельская библиотека - филиал № 29

"Әдәби мизгел"

#ӘдәбиМизгел

Синле дөнья синдә калсын әле,
Күренмәслек булып беркемгә.
Беркөнгә җую бу үзеңне һәм...
табудыр, бәлки, кем белә?!

Син көлмә. Моңарчы бу кадәр
Ашыккан юк иде һич гомер.
Мине генә керт тә, келәсен
Элеп куй җаныңның - җил керер(!)

Йөрер дә җиләсләп, дөньяңны
Күчерер эзлекле күчәрдән...
Мин бар да син шуны танып кал:
Бүгенгең бәхетле кичәдән.

Кичә дә... бүген дә... калганын
калдырыйк бу карсыз калада:
«Син бүген китәсең...Иртәсен
Питерда синсез таң ярала...»

 Гөлинә Шәйхи шигыре
Зәринә Хәсәншина укыды  https://vk.com/st_arysh_bibl_f29?w=wall138548609_9136%2Fall