"Матур сүз"
#МатурСүз
#ӘдәбиМизгел
Табышмакның җаваплары кызык, -
я бик ерак, я бик якыннар.
Син эзлисең мичтән пәрәмәчләр -
алар йолдыз булып балкыйлар.
Йөрәгенә ут салучы бала
Кайда йөри?
Табу, һай, авыр.
Ә ул синең каршыңда ук икән:
кайнап торган сары самавыр.
Ак самавыр җырлый, гөрли генә,
Дус-ишләрне җыя табынга.
Тик йөрәге кеше кулы белән
утлы күмер салып кабына.
Янар йолдыз төннәр карасына
үз яктысын биреп яктыра.
...Синең күзләр йолдызларга тиңме, -
хыял илләренә чакыра.
Эзләгәнне бик якыннан тапсаң,
табу сөенече ник сүрән?
Ерактагы учак якты сыман,
якын килсәң - инде ул сүнгән.
Табышмаклар дөньясына кереп,
әллә инде үзем югалам.
Минем өчен әле табылмаган
табышмак син. Эзлим, уйланам.
Саҗидә Сөләйманова
#ӘдәбиМизгел
#ИскеАрышавылыКитапханәсе
#ВолонтерыКультуры