Старо-Арышская сельская библиотека - филиал № 29

Маскировочная сетка

Бүген мәдәният йортыбызда хәрби махсус операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән, хәрби техникалары өчен маскировкалы седкалар үрдек.
Авылдашлар бу эшкә чыннан да бик теләп кушылдылар. Хатын- кызлар кайчылар, тукымалар, материалларын төяп - төяп килделәр.
Хезмәт кызганнан- кыза барып, күңелләр сөенде. Апаларыбыз,дусларыбыз бик уңганнар. Эшләп чыккач булдырдык дип, сөендек.
Хәрби махсус операциядә безнең авылдан алты егетебез катнаша.
Без аларның исән - сау килеш кайтуларын түземсезлек белән көтәбез.Тиз көннәрдә бу афәтнең тукталуын Аллаһ Тәгаләбездән сорыйбыз.
Әз генә ярдәм күрсәтеп, үз өлешебезне кертә алуыбыз белән без бик бәхетле.Булышучы авылдашларыма Аллаһның изге рәхмәтләре булсын, йөргән аякларыгыз савапка бетсен!!!Әмин.
#рыбная_слобода
#балык_бистәсе
#СтароАрышскаяСБФ29
#ИскеАрышавылКитапханәсе
#ВолонтерыКультуры
#12 #01 #2023