"Шигърият Көне"
Шигърият көнен билгели
Шигырь яратучылар,
Чын-чынлап яз килү белән
Котлыйбыз диләр алар.
Шигърият бай дөнья бит ул,
Әгәр шуны аңласаң,
Мәхәббәткә дару кебек
Күңел биреп укысаң.
Шагыйрь җайлап ачып сала
Мәхәббәтнең серләрен,
Шигырь юлларына сала
Күргәнен, белгәннәрен.
Таныштыра, берләштерә
Шигырь сөючеләрне,
Баш мие эшчәнлеген дә
Арттыра, беләсеңме?
Шигырьләрне яратабыз,
Укыйбыз кичен бергә,
Шагыйрьләргә теләгебез:
Илһам китмәсен бер дә.
Полное видео можно посмотреть на официальном сайте библиотеки в социальной сети ВКонтакте: https://vk.com/id138548609?z=video138548609_456239035%2Fd3eac4ae40bb8a9cb3%2Fpl_wall_138548609
#ШигъриятКөне
#ДеньПоэзии
#СтароАрышскаяСБФ29
#ИскеАрышАвылыКитапханәсе
#biblioteka_rs