Старо-Арышская сельская библиотека - филиал № 29

Участие в акции "СолдатАльбомы"

📌Балык Бистәсе районы
Иске Арыш авылы китапханәчесе Зәйнуллина Минзәлия Ринат кызы ( 26 яшь) Бөтендөнья татар конгрессы "Татарлар" газетасы белән берлектә үткәрә торган "Солдат альбомы" конкурсында катнаша.

Әйткәнемчә , авылыбыз акыллы, тәртипле егетләргә бик бай.
Әлеге язмам күршебез Ибатов Ильмир Равиль улы турында булыр.
Ильмир 1992 нче елның 11 нче августында икенче бала булып дөньяга килә. Мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлап 2010 нче елда, Казандагы “Строительный колледжга” – “Каменьщик” факультетына укырга керә. Ләкин озак та үтми (2 ай укыганнан соң) повестка килеп төшә. Әле укый башламаган да килеш, Ильмир армия сафларына китә.

Ул Краснодар өлкәсенең җылы Сочи шәһәренә ПВО “Войска Противовоздушной Обороны” 11754 частенә эләгә. Ул анда водитель- электрик булып хезмәт итә.

Уңышлы гына хезмәт итеп, Ильмир туган авылына кайта. Озак та үтми, бәхетен табып матур гаилә кора. Тормыш иптәше Айзилә белән, кызлары Сәминә һәм уллары Данирны тәрбиялиләр. Күпләр өчен бик тату, тырыш, үрнәк гаилә булып торалар. Ильмир хәзерге вакытта самозанятый-сварщик булып эшли.
Ильмирның гаиләсенә саулык-сәламәтлек, араларына өлфәт мәхәббәт, балаларының игелеген күреп матур, мул тормышта яшәргә язсын.

@ilmir_ibatov
#солдатальбомы2022
@tatarcongress
@tatarlar_kongress
@gulnazshayhi
@endzhe06
#Старо_АрышскаяСБФ29
#ИскеАрышАвылыКитапханәсе
#bibliotekars