Участие в акции "СолдатАльбомы"
📌Балык Бистәсе районы
Иске Арыш авылы китапханәчесе Зәйнуллина Минзәлия Ринат кызы (26 яшь)Бөтендөнья татар конгрессы "Татарлар" газетасы белән берлектә үткәрә торган "Солдат альбомы" конкурсында катнаша.
Әлеге язмам авылдашым, тагын бер яшь егет - Имамиев Салават Юлдаш улы турында булыр. Салават 2000 елның 23 нче мартында Имамиев Юладш абый белән Әлфира апа гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Салават ике кыз арасында, яраткан ир-бала булып үсә. 2007 – 2016 нчы елларда мәктәп бусагасын атлый. Аннары “Политечнический колледж"да Автомеханик хөнәрен үзләштерә. Уңышлы гына диплом яклагач, 26 нчы июньдә повесткада килеп төшә.
Салават ПВО “Войска противовоздушной обороны” частендә хәрби хезмәткә эләгә. Биш ай Оренбург өлкәсендә учебка үтә. Аннан соң Краснодар шәһәренең пгт. Офибскийда хезмәт итә. Шунда хезмәт иткәндә ике айга Астрахань областенең Капияр шәһәрендә командировкага җибәрелә. Ул анда танктан күккә атарга өйрәнеп кайта.
Салават бик тырышып хезмәт итә. Якын дусларын таба. Хезмәт дэверендә ул СУ танкында ефрейтор, старший оператор булып йөри.
Хәзерге вакытта Салават Казан шәһәрендә “КМПО” да полировчик лопаток булып эшли.
Салават - авылыбызның уңган, тырыш, акыллы егетләр рәтендә тора. Аңа исәнлек-саулык теләп калам.
#солдатальбомы2022
@bad_boy.091
@tatarcongress
@tatarlar_kongress
@gulnazshayhi
@endzhe06
#Старо_АрышскаяСБФ29
#ИскеАрышАвылыКитапханәсе
#РыбнаяСлобода
#БалыкБистәсе
#bibliotekars