Старо-Арышская сельская библиотека - филиал № 29

Участие в акции "СолдатАльбомы"

📌Балык Бистәсе районы
Иске Арыш авылы китапханәчесе Зәйнуллина Минзәлия Ринат кызы (26 яшь) Бөтендөнья татар конгрессы "Татарлар" газетасы белән берлектә үткәрә торган "Солдат альбомы" конкурсында катнаша.

💪💪Әлеге язмам авылдашым, яшь егет Акбаров Айназ Ильшат улы турында булыр. Ул Балык Бистәсе районы Иске Арыш авылында 2000 нче елның 23 мартында, Ильшат абый белән Рәзилә апа гаиләсендә, 1 нче бала булып дөньяга килә. 2006 нчы елда 1 нче сыйныфка бара. 2015 нче елда уңышлы итеп мәктәпне тәмамлый.
2015 – 2018 нче елларда “Казан политехник көллиятендә” машинист одноковшового экскаватора факультетында белем үзләштерә.
26 нчы июньдә диплом яклый. 3 нче июль көнендә Айназга повестка килеп төшә һәм менә шул көннән бирле анын хәрби хезмәте башлана.
Айназ Казанга, “им. Президиума ВС ТАССР Казанское высшее танковое командное краснознаменное училище”сына хәрби хезмәткә җибәрелә. 2018 – 2019 нчы елга кадәр Т-72 механик-водителе булып йөри. Ярты ел дәверендә “Инструктор танка Т-72” итеп куйялар Айназны.
Дүрт ай учебка үткәч аны Усадтагы КВВКУның “ Батальон Обеспечения Учебного Процесса” военный городогына күчерәләр. Танковый полигонда ул инструктор танков булып хезмәт итә.
"Атна саен, ял көнне әти-әнигә хатлар яза идек", - дип искә ала Айназ.
2019 нчы елның беренче июлендә, хәрби хезмәтен тәмамлап Айназ туган авылына кайта.
Хәзерге вакытта Айназ Яр Чаллы шәһәренең “КАМАЗ” заводында “клёпольщик” булып эшли.
Айназ бик акыллы, тырыш егет.
Эшендә зур уңышлар, исәнлек-саулык теләп калабыз.

#солдатальбомы2022
@tatarcongress
@tatarlar_kongress
@gulnazshayhi
@endzhe06
@aynaz_ka789
#Старо_АрышскаяСБФ29
#ИскеАрышАвылыКитапханәсе
#bibliotekars