"Шигъриятнең күкчәчәге"
"Шигъриятнең күкчәчәге"
Саҗидә Сөләйманова тууына 95 ел.
"Туган илме, торган җирме"
шигырен укый Иске Арыш китапханә җитәкчесе Зәйнуллина Минзәлия Ринат кызы.
Танылган шагыйрә Саҗидә Гаделша кызы Сөләйманова 1926 елның 3 октябрендә хәзерге Башкортстанның Яңавыл районы Яңавыл авылында туа.
Саҗидәнең балалык һәм үсмер еллары ул чакта Яңавыл районына караган Урады, Сарашты, Аксәет, Тәтешле авылларында уза. 1944 елда Тәтешле урта мәктәбен тәмамлагач, ул ике ел авылда укытучы булып эшли. С.Сөләйманова 1946–1950 елларда Уфада Башкорт педагогика институтының тарих-филология факультетында белем алганнан соң, башта Башкортстанның Әбҗәлил районында, аннары Татарстанның Минзәлә шәһәрендә урта мәктәптә тарих фәне укыта. 1955 елда Әлмәт шәһәренә күчеп килә һәм 1973 елга кадәр Әлмәт нефть техникумында тарих укытучысы, КПССның Әлмәт шәһәр комитетында лектор һәм шәһәр радиоүзәгендә радиотапшырулар мөхәррире булып эшли. 1973 елның августында.
С.Сөләйманова профессионал язучылык хезмәтенә күчеп, гомеренең соңгы көннәренә кадәр, нигездә, әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
#ТуганИлмеТорганҖирме
#СаҗидәСөләйманова
#тууына95ел
#Тугантелләрһәмхалкларбердәмлегеелы
#годнародногоединстваиродныхязыков
#95летсоднярождения
#СаҗидыСулеймановой
#ИскеАрышАвылыКитапханәсе
#Старо_АрышскаяСБФ29
#bibliotekars