Участие в акции "СолдатАльбомы"
#Солдатальбомы
@tatarcongress
@endzhe06
@gulnazshayhi
@tatarlar_kongress
#Старо_АрышскаяСБФ29
Минем тормыш иптәшем;
Ефрейтор; Старший стрелок пулеметчы, Зайнуллин Булат Марат улы.
2013 нче елның 23 нче апрелендә Зайнуллин Булат Марат улы игезәк сыңары Зайнуллин Илфат Марат улы белән солдат хезмәтенә китәләр. Аларны Казанга юллыйлар. Нәкъ менә шунда солдат булуның беренче дәресләре керә башлый. Иске Арышның асыл егетләрен беренче рота, беренче отделение, беренче зводка кертәләр. Алты ай Казанда хәрби хезмәттә булалар. "Универсиада" вакытында үзләренең войска "Министерство Внутренних Дел" (МВД) тарафыннан, полиция формасын киеп тынычлык сагында торалар. Футбол ярышларында, гомүмән Универсиада беткәнче, җәмгыять тәртибен саклап урамнарда һәм вокзалларда йөргәннәр. Универсиада беткәч аларга министерстводан хат килә. Сочида узачак "Паралимпия уеннары" вакытында гражданнар тынычлыгын саклау, Казанда хәрби хезмәттә булган егетләр өстендә була. Поезд белән җиде сутка баралар. 26 нчы декабрь (туган көннәре) көнне Сочиның тимер юл вокзалына килеп җитәләр. Аларны аннан бронированный "Урал" машиналарына утыртып, Кепша "Временно-дислакационный палаточный городок" дигән авылга алып китәләр. Анда Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән якынча 1000 хәрби торган. Палаткаларда мичкә утын ягып куналар. Гел "Сухой паек" белән тукланганнар. Зайнуллин Булатка "Командир отделение" дигән исем бирелә. Шулай ук алар өстендә "ГРУ"- краповый бирет киеп йөрүчеләр дә була. Сочи, Адлер кебек шәһәрләрдә патрульдә торалар.
"Без унбер километр биеклектәге тауда тора идек. Чечня белән чик җиде километр гына дип әйтәләр иде. Тауны менеп-төшеп йөргәндә шакаллар һәм башка киек-җәнлекләрне күрә идек. Безне "Урал" машиналары шул тауга алып менеп китәләр дә бер сутка торганнан соң, безгә алмашка "Самарский" бригададан "Самарский" батальон менеп китә иде.
Кайтырга ике атна тирәсе калып бара иде, бер егет үзенә кул салды. "Комната для хранения оружия" бүлмәсендә нарядта торганда, автоматын авызына каба да курокка баса. Әлбәттә аның нигә алай эшләгәнен безгә әйтмәделәр. Вагонны туктатып, мәетне аерым кайтарып җибәрделәр.
Без үзебез "Ласточка" дигән поезд белән бер сутка дигәндә Казанга кайтып җиттек. Өч атнадан туган авылыбызга хәрби хезмәтебезне бетереп, юл тоттык-" дип искә� алды Зайнуллин Булат.
Интервью барышында солдат вакытында булган кызыклы хәлләрне дә сөйләп үтте Булат:
- Чын боевой граната "РГД-5", төнлә трассирующий, яна-яна оча торган патроннар белән аттыралар иде учебкалар вакытында. Пулеметный расчет булганда күбрәк тә ата идек. "БТИ"-да йөргән вакытлар да булды. Язманы сеңлесе Зәйнуллина Зифа әзерләде. Иске Арыш китапханә җитәкчесе Зәйнуллина Минзәлия. @tatarcongress @tatar_kongress @gulnazshayhi @endzhe06 #Старо_АрышскаяСБФ29