Участие в акции "СолдатАльбомы"
Закиров Фаяз Рәкыйп улы
1963 нче елның 1 нче гыйнварында гаиләдә дүртенче бала булып туа.
18 яшендә хәрби хезмәткә чакыру кәгазе килә. Ул хат килгәндә, чәчү эшләрендә була. Солдат озатулары бик күңелле уза, урамнар әйләнеп, гармуннар уйнатып озаталар. Җыен тау башында үзенчә бер сабантуе шикелле бәйрәм уздырганнар. 1983нче елның 9 нчы мае Иске Арыш авылыннан өч егет солдатка китә.
"Балык Бистәсенә барып бер көн кундык та, икенче көнне Казанга юл алдык. Оренбург училищесында укыдык. Укып бетергәч Әзербайҗанга алып киттеләр.
Безнең войска "Войска противовоздушной и противоракетной обороны" дип атала. Сопровождающий итеп куйдылар. Айлар буе поездда кайтмый йөри идек. Мин Старший булгач кул астына өч егет куйдылар.
Бөтен дивизия белән укырга дип Казахстанга китә идек. Анда дежурда тора идек. Ничәнче елны икәнен хәтерләмим, Венгриядән бер войска килде. Анда Закиров Хөрмәт тә бар диделәр. Мин аны палаткалардан табырмын дип, өметләнеп, эзләргә киттем:
- Закиров Хөрмәт шушында торамы,-дип.
Миңа "Әйе, монда. Хәзер уятабыз" дип җавап кайтардылар. Палаткадан бер тәбәнәк кенә егет - Закиров Хөрмәт. Исем, фамилиясе дә туры килә, әмма минем энекәш түгел. Энекәш тә шул ук войскада хезмәт итә торган булган, тик Венгриядә калган."
"Бик күп кызыклы һәм шул ук вакытта аянычлы хәлләр булды. Хәтер сандыгында алар бер матур, кыйммәтле хәзинә булып сакланалар.
Армия кеше итә. Кемнең-кем икәнлеген танырга, гомүмән бөтен нәрсәгә өйрәтә. Армиягә бармаган кеше - дөньяны күрмәгән, тәмен татымаган кеше. Киткәндә генә читен. Кайтыр вакытлар җиткәндә кайтасы да килми, хатлар да� язмый башлыйсың. Ике ел хезмәт иттем. Военный билет буенча "Старшина" званиесе бирелде. 1985 нче елның 26 маенда, туган авылыма "Сержант" званиесе белән кайттым. Армиядә рәхәт иде.
Яңадан барыр идем әле",- дип тәмамлады сүзен Закиров Фаяз абый.
#солдатальбомы
#tatar_congress
#tatarlar_kongress
@gulnazshayhi
@endzhe06
#Старо_АрышскаяСБФ29