Участие в акции "СолдатАльбомы"
Минем абыем Галлямов Ильнур Әнвәр улы 1972нче елның 28нче июлендә Балык Бистәсе районының Кече Укмас авылында, әбием Хидая белән бабам Әнвәр гаиләсендә алтынчы бала булып туа. Мәктәпне тәмамлагач 1990 нчы елда армия сафларына хезмәт итәргә китә.
Абыем Ильнур Германиядә "Артеллирийские" войскасына эләгә.
Армиядә хезмәт иткән чакта кызыклы вакытлары бик күп булган. Иң истә калганының берсен абыем миңада сөйләде:
"Әле армиягә килгән генә чак. Мине дневальный итеп куйдылар. Ятыр алдыннан без гел аяк киемнәре белән носкиларны трубага куя идек. Мин шулай сакта чакта, аяк киемнәремне салып җылыга куйдым. Аякка тапочки гына кидем. Нәкъ шул вакытта Дежурный капитан кермәсме.
-Татарин, ты чё делаешь?- дип кычкырды...
Әле бит килгән генә вакыт, бөтен уставларны белмим. Присягада принимать ителмәгән вакытлар иде.
Шундый кызыклы вакыйгалар күп булды армиядә"- дип искә алды абыем.
1991нче елның 10нчы декабрендә, ике ел да бер ай хезмәт итеп "Старший сержант" званиясе белән кайта.
#солдатальбомы
#tatar_congress
#tatarlar_kongress
@gulnazshayhi
@endzhe06
#Старо_АрышскаяСБФ29