Старо-Арышская сельская библиотека - филиал № 29

Участие в акции "СолдатАльбомы"

Хисамов Фәрит Габдулла улы.

Фәрит абый 1962 елның 5 октябрендә Балык Бистәсе районының Иске Арыш авылында туа.
1970 елны 1нче сыйныфка укырга керә.
1980 елда 10нчы сыйныфны тәмамлаган.
Казандагы техникумга кергәч, 1,5 елдан соң Армия сафларына хезмәт итәргә Повестка килә.

1982 елның 27нче мартында армиягә китә Фәрит абый. Авылыбыздан берьюлы 3 егет армиягә китә: Валиуллин Айрат, Багманов Мансур һәм Хисамов Фәрит абый.

Казанда 3 көн торганнан соң Туркмениягә җибәрәләр. Ярапан шәһәрендә 2 ай ученияләрдә булалар. 1982 елның 16 июненнән алып 1984 елның 16 августына кадәр Әфганистанда хезмәт итә Фәрит абый.

Хезмәт иткән чорда "Командир отделения" булып йөри. Сержант званиясен ала.

#Солдатальбомы
#Хисамов_Фәрит_абый
#Әфганистан
#1982
#1984
@tatarcongress
@tatarlar_kongress
@gulnazshayhi
@endzhe06
#Старо_АрышскаяСБФ29
#biblioteka_rs