Ново-Арышская сельская библиотека - филиал № 25

Россиякүләм #әдәбимарафон проекты

Көз аеннан башланып киткән Россиякүләм #әдәбимарафон янәдән җиңүчеләрен җыйды.  Өченче тапкыр үткәрелеп килүче #әдәбимарафон проекты үзеңдә  татарча китаплар уку гадәтен формалаштыру максатыннан үткәрелеп килә. Проектта катнашып финалга чыгу өчен 21 көн дәвамында, бер көн дә калдырмыйча, татар китапларын укырга, әлеге китаплардан иң яхшы өзек(ләр)не ВКонтакте яисә Инстаграмдагы үз битеңдә #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштырырга, мөмкин кадәр лайклар һәм уртаклашулар җыярга кирәк иде. III #әдәбимарафон проекты 1 апрельдән 21 апрельгә кадәр дәвам итте. Әлеге марафон Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан оештырыла. 

Проект барышында районыбыз әдипләренә Вазыйх Фатыйхов,  Рәсимә Гарифуллина, Фәүзия Солтан,Вакыйф Нуруллин, Әхәт Гаффарларның иҗатларына өстенлек бирдем. Шулай ук проза әсәрләреннән Гүзәл Галләмова, Гөлсинә Галимуллина, Рәдиф Сәгъди, Фәнзаман Баттал әсәрләрен, Разил Вәлиевның “Җанга уелган уйлар”  китабын укыдым. Фәнис Яруллинның  проза әсәрләренә игътибар  иттем. Әсәрләре бүгенге җәмгыятьтәге гаделсезлекләр, яшьләргә, безгә бу тормышта үз урыныбызны табарга, югалып калмаска, авырлыкларны җиңә белергә өйрәтә. Әсәрләрен укып,  Республика яшүсмерләр китапханәсе тарафыннан үткәрелүче  “Мин тормышка гашыйк” исемле конкурска да әзерләнә алдым. Ул Ф.Яруллинның 80 еллык юбилеена багышланган конкурс иде. Марафон барышынды танылып килүче авторларның иҗатлары белән дә таныштым. Бу минем, китапханәче буларак, аларның әсәрләре белән якыннан танышуны да камилләштерде. Ә тәбрикләү  тантанасына килгәндә, бу юлы 25 апрель, сөекле шагыйребез Г.Тукайның туган көне алдыннан үткәрелде. Казанның "Ногай" кунакханәсендә, зиннәтле Тукай залында үтте. Әдәбият рухы бөркелеп торган тарихи урында Татарстанның төрле төбәкләреннән җыелган 83 катнашучы, әдипләр Галимҗан Гыйльманов, Газинур Морат, Ленар Шәех, Гүзәл Галләмова, Гөлсинә Галимуллина, журналист Радик Сабиров белән аралаштык, нәшриятта яңа басылган китаплар белән таныштырдылар, җиңүчеләр бүләкләрен алды. “Әдәби марафон” финалистларын бүләкләү кичәсендә язучылар үзләренең укучыларга мохтаҗ булуларына басым ясады. Китап укучыларның "Әсәрләр языгыз гына, без укырбыз”,- дигән сүзеннән әдипләр дә дәртләнгәндер, мөгаен.