"Шигъри тәлгәшләр" литературный час
Бүген Шәмсия Җиhангированың юбилее - 75 яше тулган көне.
Шагыйрә, журналист, СССР һәм ТР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР журналистларының бәллүр каләм иясе, Казан шәһәренең Идел буе районы һәм Мөслим районының Шәрәфле әгъзасы, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты Шәмсия Җиһангированың юбилее уңаеннан Яңа Арыш авылы китапханәсендә "Шигъри тәлгәшләр" дигән әдәби сәгать узды.
Китапханәче Рәзилә Мөхәммәтрәхимова чараны шагыйрәнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләүдән башлады.
Чарада катнашучылар сәнгатьле итеп Ш. Җиһангированың шигырьләрен укыдылар, аеруча "Биюче булыр әле", "Әнием дәресләре", "Мәче алдык!", "Татар", "Нигә кечкенә?", "Ат җиктем" дигән шигырьләре күңелләргә үтеп керде. Аның шигырьләре өлкәннәр өчен дә, яшьләр өчен дә бертигез кызыклы. Чара барышында катнашучылар үзләренең дулкынландыргыч сорауларына җаваплар алдылар, укыган әсәрләреннән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Сегодня исполнилось 75 лет со дня рождения Шамсии Зигангировой.
В честь юбилея поэтессы, журналиста, члена Союза писателей СССР и РТ, заслуженного деятеля искусств Татарстана, обладателя Хрустального пера журналистов РТ, почетного члена Приволжского и Муслюмовского районов Казани, лауреата литературной премии им.С. Сулеймановой Шамсии Зигангировой в Ново-Арышской сельской библиотеке прошел литературный час "Шигъри тәлгәшләр".
Библиотекарь Разиля Мухаметрахимова начала мероприятие с рассказа о жизни и творчестве поэтессы.
Участники мероприятия прочитали стихи Ш. Зигангировой. В ходе мероприятия участники получили ответы на волнующие их вопросы, поделились впечатлениями от прочитанных произведений.
#РәзиләМөхәммәтрәхимова #ТатарстанныңЖурналистларБерлегеӘгъзасы
#РеспубликаТатарстан
#РыбноСлободскийрайон
#НовоАрышскаясельскаябиблиотека