📜 В честь 140-летия Габдуллы Тукая в Татарстане дан старт литературному проекту «Читаем Тукая вместе».
📜 В честь 140-летия Габдуллы Тукая в Татарстане дан старт литературному проекту «Читаем Тукая вместе».
📖✨Ново-Арышская сельская библиотека Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан присоседилась к республиканскому проекту «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе».
✨📖8 гыйнвар көнне бөек шагыйребез Габдулла Тукайга 140 тулу уңаеннан Яңа Арыш авыл китапханәсендә "Габдулла Тукай - татар поэзиясенең кояшы» дип исемләнгән әдәби кичә узды. Чарада Яңа Арыш урта мәктәбенең башлангыч һәм урта сыйныф укучылары катнашты. Әдәби кичәдә китапханәче Рәзилә Мөхәммәтрәхимова шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән якыннан таныштырды. “Габдулла Тукайның иҗатын беләсезме?” викторинасы, “Шигырьләрен таны”, “Әсәрне дәвам ит” дип исемләнгән бәйгеләр оештырылды. Шулай ук, укучылар Габдулла Тукайның яратып башкара торган шигырьләрен зур кызыксыну белән башкардылар. Тукайга багышлап язылган шигырьләрне ишетү дә күңелләргә рәхәтлек бирде. Әдәби кичәдә катнашучылар китап күргәзмәсе, Габдулла Тукайның иҗатын яктырткан презентация белән таныштылар. Соңыннан барыбыз бергә “Туган тел” җырын башкардык. Кичәдә катнашкан һәрбер кеше “Тукай эзләреннән үтү - үзе бер гомер, аның иҗаты алдында баш ию -үзе бер бәхет” икәнен аңлады. Бәйрәм күңелле һәм эчтәлекле узды.
📖✨8 января к юбилею великого поэта Г.Тукая в Ново-Арышской сельской библиотеке прошло мероприятие - поэтический звездопад “Габдулла Тукай - солнце татарской поэзии”. В мероприятии приняли участие учащиеся начальных и средних классов Ново-Арышской средней школы. На мероприятии библиотекарь Разиля Мухаметрахимова познакомила с жизнью и творчеством поэта. “Знаете ли вы творчество Габдуллы Тукая?”, “ Признай стихи”, “Продолжи произведение”. Также учащиеся с большим интересом исполнили любимые стихи Габдуллы Тукая. Приятно было услышать стихи, посвященные Тукаю. Участники литературного вечера ознакомились с книжной выставкой, презентацией, посвященной творчеству Габдуллы Тукая. Затем мы все вместе исполнили песню “Туган тел”. Праздник прошел весело и насыщенно.
Юношеская библиотека Татарстана
#ТукайныБергәләпУкыйбыз #ЧитаемТукаяВместе
#РеспубликаТатарстан #РыбноСлободскийрайон #ЯңаАрышавылыкитапханәсе #Новоарышскаясельскаябиблиотека