Поздравление с Новым 2026 годом!
Кадерле дусларым!
Сезне Яңа - 2026 ел белән котлыйм!
Эшләрегез уң булсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне һәрчак бизәп торсын.
Яңа ел Сезгә яңа яуган ак карлар шикелле яңа өметләр, яңа ышанычлар алып килсен. Барлык көтелгән хыялларыгыз тормышка ашсын.
Сезгә бу ел рух ныклыгы, бетмәс-төкәнмәс сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхетле мизгелләр, иҗат уңышлары китерсен!
Ил-көннәребез тынычлансын, Ватаныбыз сагында торучы ир-егетләребез, исән-сау үз өйләренә әйләнеп кайтып, сөенеп-шатланып яшәсеннәр.
Якыннарын югалтканнарга күркәм сабырлык, күңел тынычлыгы насыйп булсын!
Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, яраткан язылучыларым! Бергә булыйк!
#РеспубликаТатарстан #РыбноСлободскийрайон #ЯңаАрышавылыкитапханәсе #Новоарышскаясельскаябиблиотека