Кулларында ут уйната, безнең Миңсылу Галимова
🧿Кулларында ут уйната, безнең Миңсылу Галимова
Яңа Арыш авылы китапханәсендә узган чараларда актив катнашучы, уңган-булган, бар эшкә дә өлгер апабызда кунакта булып, әңгәмә корып кайттым. Ишле гаиләдә үскән кыз бала кечкенәдән әнисе Минзифа апаның ярдәмчесе була. Мәктәпкә укырга кергәнче үк, ул әнисеннән бәйләү серләренә өйрәнә. Шулай итеп оекбашлар, бияләй, аннан соң инде мамык косынкалар, соңрак ныклап торып шәл бәйләү белән мавыгып китә. Ә аларны кая куясы дип бервакытта да борчылмый ул. Барысын да Күки авылыннан килеп җыеп алып китә торган булалар. Кечкенәдән үз иткән бу шөгыльне бүген дә уңышлы дәвам итә Миңсылу ханым. Бүгенге көндә дә балаларын, оныкларын, туганнарын күңел җылыларын биреп бәйләгән оекбашлары, бияләйләре, косынка-шәлләре белән сөендереп яши.
🧿Минсылу Галимова активный участник мероприятий, проводимых в Ново-Арышской сельской библиотеке. Выросшая в многодетной семье, девочка с детства была помощницей мамы Минзифы апа. Еще до поступления в школу она научилась у матери секретам вязания. Так увлеклась вязанием носков, варежек, затем уже косынек, а позже и шалей. Минсылу ханум успешно продолжает это занятие и сегодня. И по сей день радует своих детей, внуков, родственников своими вязаными носками, варежками, косынками и шалями.
#РеспубликаТатарстан
#РыбноСлободскийрайон
#НовоАрышскаясельскаябиблиотека
#РазиляМухаметрахимова
#БалыкБистәсерайоны