Ново-Арышская сельская библиотека - филиал № 25

💫«Ватаным Татарстан» газетасы марафончыларын хөрмәтләде

Шушы көннәрдә «Ватаным Татарстан» газетасы «Почтальон» марафоны катнашучыларын бер табын артына җыйды. Казанның «Өчпочмак» музей-йортында узган әлеге күркәм чарада республиканың төрле район-шәһәреннән 50 дән артык вәкил катнашты.
Марафон почтальон образы аша басма матбугатның уникальлегенә һәм мәгълүмат чыганагы буларак мөһимлегенә басым ясау максатыннан оештырылды. Без 10 көн дәвамында төрле биремнәргә җавап итеп, язмалар әзерләп, ВКонтакте социаль челтәрендәге аккаунтка, аларны тиешле хэштеглар белән урнаштырдык. Кызыклы һәм мавыктыргыч итеп әзерләнгән биремнәрне һәр көн иртән көтеп ала идек. Марафон дәвамында хәзерге көндә нинди газета-журналлар алдыруыбыз турында яздык; соңгы тапкыр кайчан почта аша хат яки тәбрикләмә алуыбыз турында фикерләребезне җиткердек; чараны уздыруга сәбәпче булган почтальоннарыбыз турында матур язмалар әзерләдек; почтальон белән сөйләшүләр уздырып, аның эшчәнлеген яктырттык. Хат ташучы белән бәйле хатирәләр белән дә уртаклаштык. Шәхси битебездә яраткан газетабыз белән креатив фотога төшеп урнаштырдык. Марафон дәвамында газетадан баш киеме дә ясадык. Дөресен әйтим, биремнәрның барысын да иҗади яктан якын килеп, фантазияне эшкә җигеп башкардык. Почта хезмәткәрләре белән бәйле матур хатирәләрне яңарттык.
Язмаларда почта хезмәткәрләренә карата хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен  җиткердек. Һәм бу тырышлыгыбыз бүген югары бәяләнде. Марафонны оештыручы Динара Әхмәт барыбызны да чакырып, очрашуга җыйды. «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Илназ Фазуллин да биредә иде. Ул катнашучыларга алга таба да дус-тату булып, хезмәттәшлек итеп яшәргә кирәклеге турында фикерләрен җиткерде һәм, рәхмәт сүзләрен әйтеп, һәр кунакка Рәхмәт хаты һәм К. Тинчурин театры спектакльләренә чакыру билетлары тапшырды.
Почтальоннарга багышланган марафонның идея авторы, оештыручыларның берсе Зөлфия Хәлиуллина да әлеге һөнәр ияләренә хөрмәт күрсәтү мөһимлеген ассызыклады.
– Хәзерге көндә почта хезмәткәрләренә эшләү җиңел түгел. Шушы марафон ярдәмендә хат ташучыларбызны да зурладык, сезнең белән дә таныштык. Киләчәктә дә дуслыгыбыз ныгысын. Туган телебезне, республикабызның иң мөһим газетасын бергәләп үстерик, – диде ул.
Кунакларга «Өчпочмак» музей-йорты буйлап экскурсия дә оештырылды. Фикер алышу чәй табыны артында дәвам итте.
Форсаттан файдаланып, марафонның идеясе хуҗасы «Ватаным Татарстан» газетасына һәм идеяне күтәреп алган тик тормас, яңалыкны алга сөрүче безнең яраткан, ихтирамга лаек журналистыбыз Динара ханымга ихлас күңелдән зур рәхмәтебезне белдерәбез. Газетаның язылучылары күп булуын теләп калабыз.
 
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова
 
#РеспубликаТатарстан 
#РыбноСлободскийрайон
#НовоАрышскаясельскаябиблиотека