Ново-Арышская сельская библиотека - филиал № 25

«Бистә шәле» республикакүләм хатын-кызлар кәсебе ачык фестивале

16 август көнне Балык Бистәсе районы үзәк мәйданында «Бистә шәле» республикакүләм хатын-кызлар кәсебе ачык фестивале булып узды. Инде традициягә әйләнеп килә торган әлеге чара җирлегебездә быел өченче тапкыр үткәрелде, һәм ул Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында оештырылды. Кунакларны театральләштерелгән “Шәл сере” тамашасы белән бию коллективлары каршы алды. Бүләкләүдән соң сүз җырчыларга, фольклор төркемнәргә бирелде. Быел фестивальгә иҗат коллективлары алдагы елдан караганда күбрәк килгәннәр иде.
Бәйгеләрдә катнашып, җиңү яулаган барлык катнашучыларга да Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Фестивальнең хедлайнерлары татар эстрадасының тыйнак, ихлас, тәрбияле дуэты- Рафил Җәләлиев һәм Эльмира Гыйльфанова булдылар. Алар үзләренең чыгышлары белән сөендерделәр.
Фестиваль барышында шәлләрдән, халык кәсепчелегеннән торган күргәзмәләр, фотозоналар, музей мәйданчыклары эшләде. Шулай ук, мастер-класслар, осталар ярминкәсе дә узды. Фестиваль дәвамында районда гамәлдә булган проектлар да эшләде.
Чара ахырында иң көтеп алынган мизгелләрдә кәҗә мамыгыннан бәйләнгән күп төрле косынкалар, «РЕКОРД» шәл тәкъдим ителде. Фестиваль бик күңелле һәм шатлыклы узды.