Ново-Арышская сельская библиотека - филиал № 25

Мероприятие "Моя Республика! Татарстан!".

30 август, Татарстан Республикасы көненә багышлап, Яңа Арыш авыл китапханәсе мөдире Рәзилә Мөхәммәтрәхимова мәдәният йорты җитәкчесе Гөлүзә Ситдыйкова белән берлектә "Минем Республикам! Татарстаным!» дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрделәр. Бәйрәм Татарстан Гимнын башкарудан башланды.
Чара барышында Татарстан Республикасы тарихы, Татарстанның Дәүләт символлары, республикабызда яшәүче халыкларның күпмилләтле мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Балалар шигырьләр укыдылар, шулай ук викторина сорауларына җавап бирделәр, аның барышында туган шәһәребезнең, авылыбызның истәлекле урыннарын, республикабыз территориясендә яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәрен һәм гореф-гадәтләрен искә алдылар, китаплар белән таныштылар. Программа "Мин яратам сине, Татарстан"җыры белән тәмамланды. Бәйрәм чарасыннан барысы да канәгать калды.

 

30 августа, ко Дню Республики Татарстан, заведующая Ново-Арышской сельской библиотекой Разиля Мухаметрахимова совместно с руководителем Дома культуры Гулюзой Ситдиковой организовали мероприятие "Моя Республика! Татарстан!". Праздник начался с исполнения гимна Татарстана.
В ходе мероприятия рассказали об истории Республики Татарстан, государственных символах Татарстана, многонациональной культуре и традициях народов, проживающих в нашей Республике. Дети прочитали стихи, а также ответили на вопросы викторины, в ходе которой вспомнили достопримечательности родного города, села, национальные праздники и обычаи народов, проживающих на территории нашей республики, познакомились с книгами. Завершили программу с песней "Мин яратам сине, Татарстан". Все остались довольны праздничным мероприятием.

 

#РеспубликаТатарстан #РыбноСлободскийрайон #БалыкБистәсерайоны #ЯңаАрышавылыкитапханәсе #Новоарышскаясельскаябиблиотека