Ново-Арышская сельская библиотека - филиал № 25

Ислам дине-хак дин, тынычлык дине!

 Шушы көннәрдә Яңа Арыш авылының «Иман нуры» мәчетендә балалар өчен дини бәйрәм оештырылды. Әлеге бәйрәмгә Балык Бистәсе район имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов, районыбызның мөслимәләр берлеге җитәкчесе Иделия Мәхмүтова, авылыбыз абыстайлары, әниләр дә чакырулы иде. Һәрбер укучы бу бәйрәмдә үзләре ятлаган догаларны сөйләделәр, намаз уку тәртибен күрсәттеләр, дини сорауларга җавап бирделәр, Коръән сүрәләрен, аятьләрен гарәпчә тәҗвид фәне нигезендә укыдылар. Чын мәгънәсендә ачык дәрес булды ул.
Үзебез дә гыйлем алып, фикерләр алышып, күңелләргә җиңеллек, рухи байлык алып кайттык. Алдагы көннәрдә дә мәчетебезгә эзләр суынмасын, яше-карты бергә җыелып, авылыбызга нур иңдерсәк иде дигән теләктә калам. Саваплы гамәлләре өчен хәзрәтебез Фәрит Исмәгыйль улына, тәҗрибәле укытучы, күп еллар "Иман нуры" мәчетендә балаларга, яшьләргә, өлкән буынга Ислам дине нигезләреннән дәресләр бирүче мөгаллимә Галия Гыймран кызы Нәбиуллинага, ир балаларга дини белемнәр бирүче мөгаллим, Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Дамир Нәбиуллинга, тәмле теле, ачык йөзе, аш-сулары белән сөендереп торучы Зәмзәмия апага, шулай ук бәйрәмне югары дәрәҗәдә оештыруга ярдәм итүче иганәчебез Ринат Зәйнәгытдин улы Гатиятуллинга Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын. Эшләрегез һәрвакыт уң булсын .

 

#РеспубликаТатарстан #РыбноСлободскийрайон #БалыкБистәсерайоны #ЯңаАрышавылыкитапханәсе #Новоарышскаясельскаябиблиотека