Ново-Арышская сельская библиотека - филиал № 25

"Ач, шигърият, серләреңне"

Һәр ел саен киң җәмәгатьчелек Тукаебызның туган көнен искә ала. Без дә шушы көннәрдә бөек шагыйребезнең туган көне якынлашканда Күки авылында “Туган телем мәңге яшәр” дип исемләнгән күркәм фестиваль уздырдык. Әлеге фестиваль кысаларында Яңа Арыш авыл китапханәсе мөдире Рәзилә Мөхәммәтрәхимова "Ач, шигърият, серләреңне" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты, китаплары урын алды. Күргәзмә белән мәртәбәле кунаклар татар халкының легендасы, яраткан җырчыбыз, мөгаллим, Россия Федарациясенең югары проффесиональ белем бирү системасының мактаулы хезмәткәре, профессор, Татарстан Республикасының халык артисты Миңгол Вәгыйз улы Гәлиев, Татарстан Республикасының дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты, Салават Фәтхетдиновнең шәкерте, якташыбыз Алмаз Фәез улы Сафин, «Авыл офыклары» газетасының баш мөхәррире Гөлчәчәк Хиҗап кызы Газизова һәм башка бик күп кунаклар танышты. Миңгол Галиев "Тукай турында замандашлары" дигән китапны укырга да алып торды. Чыннан да, күргәзмә китапларга бай иде. Көнебез китап белән бергә узды.

 

Каждый год широкая общественность отмечает День рождение Габдуллы Тукая. На днях в преддверии Дня рождения нашего великого поэта мы провели в деревне Кукеево замечательный фестиваль “Туган телем мәңге яшәр” ("Родной язык будет жить вечно"). В рамках данного фестиваля заведующая Ново-Арышской сельской библиотекой Разиля Мухаметрахимова организовала книжную выставку "Ач, шигърият, серләреңне" . На выставке были представлены книги Г. Тукая, его жизнь и творчество. Почетными гостями выставки стали легенда татарского народа, наш любимый певец, педагог, Почетный работник системы высшего профессионального образования Российской Федерации, профессор, народный артист Республики Татарстан Мингуль Вагизович Галеев, солист Государственного ансамбля песни и танца Республики Татарстан, ученик Салавата Фатхутдинова, наш земляк Алмаз Фаизович Сафин, главный редактор газеты «Авыл офыклары» Гульчачак Газизова и многие другие гости. Мингул Галиев взял на дому книгу «Тукай турында замандашлар». Действительно, выставка была богата книгами. Наш день прошел вместе с книгой.

 

#РеспубликаТатарстан #РыбноСлободскийрайон #БалыкБистәсерайоны #ЯңаАрышавылыкитапханәсе #Новоарышскаясельскаябиблиотека