Замечательный фестиваль “Туган телем мәңге яшәр” ("родной язык живет вечно").
Шушы көннәрдә Күки авылы мәдәният йортында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне якынлашканда “Туган телем мәңге яшәр” дип исемләнгән күркәм фестиваль узды. Фестивалебез “Авыл офыклары” газетасының баш мөхәррире Гөлчәчәк Газизова җитәкчелегендә оештырылды. Әлеге күркәм чараны Татарстан Республикасының Журналистлар берлеге әгъзасы, редакциянең актив хәбәрчесе, Яңа Арыш авылы китапханәсе мөдире Рәзилә Мөхәммәтрәхимова алып барды. Фестивальдә татар халкының легендасы, яраткан җырчыбыз, мөгаллим, Россия Федарациясенең югары проффесиональ белем бирү системасының мактаулы хезмәткәре, профессор, Татарстан Республикасының халык артисты Миңгол Вәгыйз улы Гәлиев, Татарстан Республикасының дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты, Салават Фәтхетдиновнең шәкерте, якташыбыз Алмаз Фәез улы Сафин да чакырылган иде.
Күгәрчен авылының моңлы сандугачы, бик күп конкурслар җиңүчесе, "Балкыш" республика ветераннар фестивале лауреаты Рузилә Фәйзехан кызы Хәбибуллина, талантлы, моңлы, бик күп конкурслар, фестивальләр лауреаты Лилия Габделәхәт кызы Ризаева үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Ерак араларны якын итеп, безнең бәйрәмебезне ямьләп килгән Питрәч, Теләче, Саба районнары фольклор коллективлары бик рәхәтләнеп чыгышларын тәкъдим иттеләр. Питрәч районының Евдокия Аркадьевна Никитина җитәкчелегендә “Чулпы” керәшен халык фольклор ансамбле, Теләче районының Субаш авылы мәдәният йорты каршында Татьяна Алексеевна Романова җитәкчелегендә эшләп килүче “Нардуган” керәшен халык фольклор ансамбле, Саба районының Кырбаш авылы мәдәният йорты каршында Надежда Михайловна Черненко җитәкчелегендә эшләп килүче “Нардуган” керәшен фольклор коллективлары матур җырларын башкардылар. Балык Бистәсе муниципаль районының Күгәрчен авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче Чулпан Илдус кызы Мингарипова җитәкчелегендә эшләп килүче “Зөләйха” фольклор коллективы “Аулак-өй” күренешен тәкъдим итте.
Питрәч районының Лидия Аркадьевна Яковлева җитәкчелегендәге “Укачачак” этностудиясе бик матур киемнәрдән, бизәнү әйберләреннән торган күргәзмә белән таныштырды. Кичәбезнең ахырында бөек Тукаебызның “Туган тел” җырын башкардык.
Фестиваль ахырында “Авыл офыклары” газетасының баш мөхәррире Гөлчәчәк ханым ерак араларны якын итеп килгән иҗади коллективларга, сәнгать осталарына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Фестивальдә катнашучыларның һәркайсына дипломнар тапшырылды. Барлык тамашачылар, фестиваль кунаклары бәйрәмнән күтәренке кәеф белән таралышты.
Мондый фестивальләребез дәвамлы булсын, олуг Тукаебыз шигырьләре онытылмасын, җыр-моңнарыбыз, гореф-гадәтләребез югалмасын иде дигән теләктә калабыз.
На днях в Кукеевском сельском Доме культуры в преддверии Дня рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая прошел замечательный фестиваль “Туган телем мәңге яшәр” ("родной язык живет вечно"). Фестиваль был организован под руководством главного редактора газеты” Авыл офыклары " Гульчачак Газизовой. Вела мероприятие член Союза журналистов Республики Татарстан, активный корреспондент редакции, заведующая Ново-Арышской сельской библиотекой Разиля Мухаметрахимова. На фестиваль были приглашены легенда татарского народа, наш любимый певец, педагог, Почетный работник высшего профессионального образования Российской Федерации, профессор, народный артист Республики Татарстан Мингул Вагизович Галеев, солист Государственного ансамбля песни и танца Республики Татарстан, ученик Салавата Фатхутдинова, наш земляк Алмаз Фаизович Сафин. Победительница многих конкурсов, лауреат Республиканского фестиваля ветеранов "Балкыш" Рузиля Файзихановна Хабибуллина, талантливая, лауреат многих конкурсов и фестивалей Лилия Абдулахатовна Ризаева подарили свои красивые песни. С большим удовольствием выступили фольклорные коллективы Пестречинского, Тюлячинского, Сабинского районов. Народный фольклорный ансамбль кряшен “Чулпы” Пестречинского района под руководством Евдокии Аркадьевны Никитиной, народный фольклорный ансамбль кряшен “Нардуган” при Субашском сельском Доме культуры Тюлячинского района под руководством Татьяны Алексеевны Романовой, фольклорный коллектив кряшен “Нардуган” при Кырбашском сельском Доме культуры Сабинского района под руководством Надежды Михайловны Черненко исполнили свои песни. Фольклорный коллектив “Зулейха” под руководством Чулпан Ильдусовны Мингариповой, работающий при Кугарчинском сельском Доме культуры Рыбно-Слободского муниципального района, представил “Аулак-ой”.
Этностудия “Укачачак” Пестречинского района под руководством Лидии Аркадьевны Яковлевой представила выставку красивой одежды, украшений. В конце вечера мы исполнили песню великого Тукая “Туган Тел”.
В завершение фестиваля главный редактор газеты” Авыл офыклары " Гульчачак ханум выразила слова благодарности творческим коллективам, мастерам искусств, приехавшим на дальние расстояния. Каждому участнику фестиваля были вручены дипломы. Все зрители, гости фестиваля разошлись с праздником в приподнятом настроении.
Желаем, чтобы такие фестивали были продолжительными, чтобы не забывались стихи великого Тукая, не терялись песни, традиции.
#РеспубликаТатарстан #РыбноСлободскийрайон #БалыкБистәсерайоны #ЯңаАрышавылыкитапханәсе #Новоарышскаясельскаябиблиотека