Литературный вечер "Габдулла Тукай - солнце татарской поэзии», посвященный Дню рождения Тукая.
Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!
Нәрсәдән бу? – Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! Г.Тукай
Бүген, 26 апрель көнне, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә, барлык татар халкы Туган тел көнен билгеләп үтә. Башка бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар белән беррәттән, бу көн һәркайсыбызның күңелендә аерым урын алып тора. «Туган телеңне онытсаң, рухыңны югалтырсың…»- дип язган шагыйрь. Дөрестән дә, туган телен белмәгән кеше үз халкыннан, милли тамырларыннан да аерыла, туган җиренә дә ят була. Безнең Яңа Арыш авыл китапханәсендә дә Туган тел, Тукай туган көне уңаеннан "Габдулла Тукай - татар поэзиясенең кояшы» дип исемләнгән әдәби кичә узды. Чарада Яңа Арыш урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча җитәкчесе Айсинә Гобәева, укытучы, директор киңәшчесе Ильдар Әлмиев, укытучылар, укучылар катнашты. Әдәби кичәдә китапханәче Рәзилә Мөхәммәтрәхимова шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән якыннан таныштырды. “Габдулла Тукайның иҗатын беләсезме?” викторинасы, “Шигырьләрен таны”, “Әсәрне дәвам ит” дип исемләнгән бәйгеләр оештырылды. Шулай ук, укучылар Габдулла Тукайның яратып башкара торган шигырьләрен зур кызыксыну белән башкардылар. Тукайга багышлап язылган шигырьләрне ишетү дә күңелләргә рәхәтлек бирде. 6 сыйныф укучылары Шәмсивәлиев Адель шагыйрә Рәзинә Мөхиярның "Очыш канаты", Имамиева Алия шагыйрә, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия иясе Әлфия Ситдыйкованың "Дөнья бетәр ул көн", 7 сыйныф укучысы Гобәев Сәмир Роберт Миңнуллинның "Тукай белән сөйләшү" шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Әдәби кичәдә катнашучылар китап күргәзмәсе, Габдулла Тукайның иҗатын яктырткан презентация белән таныштылар. Соңыннан барыбыз бергә “Туган тел” җырын башкардык. Кичәдә катнашкан һәрбер кеше “Тукай эзләреннән үтү - үзе бер гомер, аның иҗаты алдында баш ию -үзе бер бәхет” икәнен аңлады. Бәйрәм күңелле һәм эчтәлекле узды.
Сегодня, 26 апреля, в день рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая, весь татарский народ отмечает День родного языка. Наряду с другими праздниками и памятными датами этот день занимает особое место в душе каждого из нас. В нашей Ново-Арышской сельской библиотеке прошел литературный вечер "Габдулла Тукай - солнце татарской поэзии», посвященный Дню рождения Тукая. В мероприятии приняли участие руководитель по воспитательной работе Ново-Арышской средней школы Айсина Губаева, учитель, советник директора Ильдар Альмиев, учителя, учащиеся. На литературном вечере библиотекарь Разиля Мухаметрахимова познакомила с жизнью и творчеством поэта. Провела конкурсы "Знаете ли вы творчество Габдуллы Тукая?” “,” Признай стихи", "Продолжи произведение". Также учащиеся с большим интересом исполнили любимые стихи Габдуллы Тукая. Приятно было услышать стихи, посвященные Тукаю.Участники литературного вечера ознакомились с книжной выставкой, презентацией, посвященной творчеству Габдуллы Тукая. Затем мы все вместе исполнили песню “Туган тел”. Праздник прошел весело и насыщенно.
#РеспубликаТатарстан #РыбноСлободскийрайон
#НовоАрышскаясельскаябиблиотека #РазиляМухаметрахимова
#БалыкБистәсерайоны